Жыр Турында Эйтемнэр

Жыр Турында Эйтемнэр Rating: 7,1/10 2314 votes

Ата-ана, бала-чага турында. Мэкальлэр Ьэм эйтемнэр. Бер ботакта ике кош сайрый. Jun 16, 2017 - Ул безнен энилэребезнен бишек жыры белэн бергэ жанга сенгэн. Ахэнле шигырьлэр язучы шагыйрьлэребез турында сойлэгэндэ.

  1. Жыр Турында Шигырьлэр

. Акыллыга да әйттем − Уйлады да белде; Акылсызга да әйттем − Тыңлады да көлде. (Табышмак). Югалткан әйберең түгел, − Эзләмичә тапмыйсың. (Табышмак). Әйткәч, беләсегез килә, Белгәч, көләсегез килә.

Жыр Турында Эйтемнэр

(Табышмак). Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә. (Мәкаль). Моны миңа сөйләде Алдар, Әгәр сиңа очраса, Ул сине дә алдар; Болар барсы да ялган, Ялган булса да, Ак кәгазьгә язылган. (Әкият). Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый.

(Акыл). Аршынлы түгел, потлы түгел, Һәркемдә бар. (Акыл).

Бер байлык бар − янмый, Карак та урлый алмый, Төшеп тә югалмый. (Белем). Акыллы чәчә барыр, Акылсыз җыя барыр.

(Белем). Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк Нәрсә бар дөньяда? (Тел). Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.

(Мәктәп). Агач түгел − яфраклы, Тун түгел − тегелгән. (Китап). Кабат-кабат катлама, Акылың булса ташлама. (Китап). Теле юк − үзе аңлата.

(Китап). Анда бар да бар. (Китап). Өнсез, җансыз − иң якын дус. (Китап). Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.

(Китап). Ак җир, кара тап, Нәрсә булыр, уйлап тап. (Китап). Ак ялан, кара сукмак, − Йөри белгән эз табар. (Китап). Ача да яба, ача да яба, Җавабын зирәк таба. (Китап).

Киштә башында төпле төргәк, Аңа һәр өйдә хөрмәт, Һәркемгә дә иң кирәк. (Китап). Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.

(Язу, уку). Җирлеге ак, орлыгы кара, Җимеше ни булыр? − Тикшереп кара. (Кәгазь, юзу, уку). Кәкре-бөкре сызылган, Хәрефләре сыгылган, Асты бар, өсте бар, Тырма кебек теше бар. (Язу).

Аш ашамас, Кара су эчәр, Дөньяда кош кебек очар, Күңелләргә нур чәчәр. (Язу). Җир өстендә күп кешеләр Кар өстенә кара солы чәчәләр. (Язу).

Бишәү чәчә, берәү жыя. (Язу, уку). Иген чәчте биш малай, Урдылар ике агай. (Язу, уку). Кул белән чәчәсең, Күз белән җыясың.

(Язу, уку). Җире ак, орлыгы кара, Кул белән чәчәләр, Авыз белән җыялар. (Кәгазь, язу, уку). Ак ялан, Ак яланда эз калган, Эз өстендә күз калган. (Кәгазь, язу, уку).

Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә. (Каләм). Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына. (Каләм). Кәгазь өстен карайта, Дөнья йөзен агарта. (Каләм).

Үзе бер карыш, Теле мең карыш. (Каләм). Үзе йөзә − чылбыр тезә.

(Каләм). Авызы бер, теле ике, җаны юк.

Сөйләгән сүзенең һич саны юк. (Каләм). Менә табышмак, уйлап кара: Суы тәмсез, йөзе кара, Чиләгенең төбе юк, Файдасының чиге юк.

(Кара һәм кара савыты). Кара кыр буйлап ак куян чаба. (Кара такта, акбур). Бер чыгарып җибәрсәң, Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.

(Сүз). Әйтермен − миннән китәр, Тыңламасаң − синнән китәр. (Сүз). Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы. (Ялган сүз).

Диңгезе бар, суы юк, Каласы бар, халкы юк, Урманы бар, агачы юк. (Карта).

Шәһәрләр − йортсыз, Диңгезләр − сусыз. (География картасы). Ямавы бар, җөе юк, Каласы бар, өе юк. (Карта). Бабай бүреге йөз ямау.

(Глобус). Аягы юк − китәр, Җибәргән җиргә җитәр, Кушкан йомышны үтәр.

(Хат). Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә, Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия. (Хат). Дүрт почмаклы келәтем, − Аккошым бар эчендә; Кеше алыр дип кайгым юк, − Тамгасы бар түшендә. (Хат). Кабат-кабат, Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат, Мин торам аны санап, Көн дә кими бер канат. (Календарь) Табигать күренешләре, ел фасыллары.

Өй башына утырган, Җир йөзен нуры белән тутырган. (Кояш). Ул булса, көн була. Ул булмаса, төн була. (Кояш).

Лампа түгел − яктырта, Мич түгел − җылыта. (Кояш). Тау башында җәүһәр таш, Аңа туры караган кешенең күзе яшь, Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь. (Кояш). Егет егетлеген итә, Елмаеп боз эретә.

(Кояш). Зур палас, Төбендә − йомры калач. (Күк, ай). Нәрсә төнне яктырта, Нәрсә яна − яндырмый? (Кояш, ай).

Иртән чыга, Кичен югала, Аның урынына Энесе кала. (Кояш, ай). Алтын китте, көмеш килде. (Кояш, ай). Өй өстеңдә ярты күмәч. (Ай). Үзе урак, үзенең теше юк.

(Ай). Өй артында − ак калач. (Ай). Төнлә калка, көндез ята.

(Ай). Мич тулы пәрәмәч, Уртасында − бер калач. (Ай, йолдызлар). Мең шырпыга бер лампа.

(Ай). Ярты телем ипи Бөтен дөньяга җиткән. (Ай). Бер көтүче мең сарык көтә. (Ай, йолдызлар). Бер атасы, бер анасы, Ничә йөз мең баласы. (Кояш, ай һәм йолдызлар).

Атамның бер туны бар. Ябынып булмый; Эче тулы ак энҗе, Санап булмый.

(Күк һәм йолдызлар). Кич булганда күренер, Таң булдымы − күмелер. (Йолдыз). Актыр үзе, югары, Җем-җем итеп ул тора; Бүген таңда килмәсәң. Китәмен дип утыра. (Йолдыз).

Өй түбәмдә − җиз кадак. (Йолдыз). Үзе ялтырый, үзе калтырый.

(Йолдыз). Ай белән килә, Көн белән китә, Алтын башлы, Көмеш чәчле, Мең дә бер йәшле.

(Йолдыз). Вак кынадыр үзләре, Ялтырыйдыр күзләре. (Йолдызлар). Күл тулы алтын балык. (Йолдызлар). Өй башында − җиз иләк.

(Йолдызлар). Төнлә баксам, күк тулган, Иртән баксам, юк булган. (Йолдызлар). Атайдан калган зур коштабак, Коштабак тулы җиз кадак. (Йолдызлар).

Җәүһәр сиптем, җиргә төшми, Алыйм дисәм, буем җитми. (Йолдызлар). Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә.

(Болыт, җир, үлән). Ишектән керер, түргә менеп утырыр. (Суык).

Аяксыз-кулсыз рәсем ясый. (Суык). Аягы юк, кулы юк, Тәрәзәгә гөл ясый. (Суык).

Үзе шушында, үзе беленми; Тынга беленә, күзгә күренми. (Һава).

Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава). Аягы юк - качадыр, канаты юк - очадыр.

(Төтен). Мич эчендә кара мәче. (Төтен). Алтын капка ябыла, Көмеш капка ачыла, Мәрди бабай кычкыра, Үлгән кеше терелә. (Кояш чыга, ай бата, әтәч кычкыра, кешеләр йокыдан тора). Тау аркылы ук аттым, Аткан угым югалттым. (Йолдыз атылу).

Сыр-сыр сыры бар, Алты төрле нуры бар, Җиде кат күккә юлы бар. (Салават күпере). Урманда урынсыз, Кырда койрыксыз. (Җил). Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага.

(Җил). Аягы юк, кулы юк, Сөйләшергә теле юк, Кояш кебек нуры юк, Күрергә күзе юк, Һич җитмәгән җире юк. (Җил). Үзе ямьсез ыжгыра, Кар буранын туздыра. (Буран). Йон түшәгем ертылды, Бөтен дөнья йон булды.

(Буран). Котыра да үкерә, Бөтен җирне тутыра. (Буран). У-у, улыйдыр, Йоннан бура бурыйдыр, Койма белән урыйдыр. (Буран).

Кышын ята таштай, Язын чаба аттай. (Боз). Көзен туа, язын үлә. (Боз). Утта янмый, Суда батмый. (Боз). Тышка куйдым − таш булды, Өйгә керттем − су булды.

Инде нихәл итәем, Утка куйсам − бу булды. (Боз). Мамык юрган, Кат-кат сырган, Үзе суп-суык. (Кар). Менә ята җәүһәр таш, Алыйм дисәң, юк була.

(Кар). Элек үзе судан туды, Хәзер үзе су тудыра; Ак мамык кебек, Ялтырый алмаз кебек. (Кар). Ак ябалак ак киезгә ятыр. (Кар).

Мамык түшәгем Җиргә түшәдем. (Кар).

Ак ашъяулык таптык, Җир өстенә яптык. (Кар). Канатсыз оча, Аяксыз чаба. Тышта өелә, Өйдә җәелә.

(Кар). Ятты-ятты да елгага карап чапты. (Кар).

Суык булса тик ята, Һичбер сүз дәшми, Каты салкын кышларда да Сабыр итә. Яз башында көн җылынгач Йөгерә башлый, Бик эсседә канатлана, Очып китә. (Кар). Чит-чите − таллык, Уртасы − сазлык; Керсәң − батарсың, Чыгалмый ятарсың. (Күл).

Башы тауда, аягы диңгездә. (Елга).

Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар. (Яңгыр).

Күктән килде, җиргә китте. (Яңгыр). Ялт-йолт ялтырый, Җирнең өсте калтырый, Энҗе кебек тезелә, Ефәк кебек сузыла. (Яшен, яңгыр). Атамның бер туны бар, − Ябынып булмый; Эче тулы ак энҗе, − Санап булмый. (Күк һәм йолдызлар).

Зур палас төбеңдә йомры калач. (Күк һәм ай). Төнлә баксам − күк тулган, Иртән баксам − юк булган. (Йолдызлар). Мең тәңкә, уртасында бер тәңкә.

(Ай һәм йолдызлар). Елмый агай елмаеп боз эретә. (Кояш). Шундый зур − бөтен җирне әйләндереп ала, Шундый кечкенә − иң кечкенә ярыкка да сыя. (Җил-давыл). Үзе күренми, үзе сызгыра, Үзе бар нәрсәне пыр туздыра. (Җил-давыл).

Тәрәзәдән сыя, − Ишектән сыймый, Сандыкка сыя, − Салып бикләп булмый. (Кояш нуры). Өй артында озын агай Энә белән кое казый. (Тамчы). Үзе туңа, өйгә керми, Үзе җылый да җылый. (Тамчы).

Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый. (Тамчы). Үзе туңа, үзе керми, Үзе елый да елый. (Кәрнизгә каткан боз сөнгесе). Өй артында ак тана Мөгезем бар дип мактана.

(Боз сөнгесе). Тәнсез тора, телсез сөйләшә, Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә. (Кайтаваз). Сөйләгәнне үзеңә кайтара. (Яңгыравык, кайтаваз). Бабай килгән сагынып, Ак чикмәнен ябынып. (Кыш килү).

Ала-сыер ятып кала, Ак сыер торып китә. (Яз). Ак сыер − торыйк, ди, Кара сыер − ятыйк, ди. (Яз көне кар белән җир). Кигән киеменең бизәге Бөтен дөньяны ямьгә бизәде. (Җәй).

Аты юк, тәртәсе юк, Көне-төне бара, юлы кала. (Елга, чишмә). Аты бара, тәртәсе кала.

(Елга белән яр). Уты юк, төтене бар. (Томан). Көн туганчы көн итә, Үлән башын су итә. (Томан).

Тау куенында анасы, Чыгып кача баласы. (Чишмә). Төнлә тәрәзәсе бикләнә, Көндез ачыла. (Бәке).

Сыр-сыр сыргалан, Уртасында бер табак. (Бәке). Торналар торып китте, Агыйдел агып калды. (Боз китү, елга ачылу). Кара куйның тиресен әйләндереп капладым. (Игенчелек) Үсемлекләр, куаклар, агачлар.

Язын ямь бирә, Җәй салкын бирә, Көзен тәм бирә, Кышын тун бирә. (Урман). Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый. (Урман). Төбе бер, башы мең. (Агач).

Яз килсә − киенә, Көз килсә − чишенә. (Агач). Җәй дә егет, кыш та егет, Картайганы юк, гел егет.

(Чыршы, нарат). Бәләкәй генә бер чүлмәк, Авызы-җөе күренми. Ничек кенә йөртсәң дә, Ашы һичбер түгелми. (Чикләвек).

Утта яна, Суда батмый. (Агач). Кайчысыз киселә, Җепсез тегелә. (Яфрак). Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. (Яфрак). Үзе аяксыз-кулсыз, Сикерә дә төшә, сикерә дә төшә.

(Яфрак). Иелә, бөгелә, Ак мамыгы түгелә, Кара күзе күренә. (Шомырт). Нинди агач җилсез шаулый? (Усак).

Аягы алтмыш, Кулы җитмеш, Бите мең бер йөз җитмеш. (Тирәк). Җәй дә, кыш та бер төстә. (Чыршы). Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә Чәчәк ата бер төстә. (Чыршы).

Яфрак та түгел, Ботак та түгел, Үзе агачта үсә. (Агач кайрысы).

Эчен ашыйлар, Тышын ташлыйлар. (Чикләвек).

Кат-кат, Катлы сарай эчендә Падишаның бер кызы бар, Бикле сарай эчендә. (Чикләвек). Бәләкәй генә бер чүлмәк, Авызы, җөе күренми, Ничек кенә йөртсәң дә, Ашы мичтә түгелми. (Чикләвек).

Ак яулыклар ябынган, Ал кыналар ягынган; Кулым сузсам − тешләп алды, Шул кадәрле сагынган. (Гөлҗимеш). Бабай мескен картайган, Эшләпәсе янтайган (Көнбагыш). Гәүдәсе нәзек булса да, Бик зур чалма чорнаган. (Көнбагыш). Озын буйлы, зәңгәр күзле. (Җитен).

Аягында кара ката, Тәпиеңдә кызыл оек, Яшел күлмәкле, ак яулыклы. (Карабодай). Бер үлән бар чокырда, Аны таный сукыр да. (Кычыткан). Кыйнамый, сукмый, үзе елата. (Кычыткан).

Җаны булмаса да, гомер итә. (Үсемлек). Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. (Яфрак).

Аягы суда, башы көндә. (Төнбоек) Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары.

Ала чапан киенгән, Мал суйганга сөенгән, Шунда төшеп йөгергән. (Саескан). Савытыннан сабы озын. (Саескан). Кечкенә генә берәү, Артында озын терәү. (Саескан). Аягы кулдан югары, Сикерә талдан югары; Ни кош түгел, ни корт түгел, Тезе билдән югары.

(Чикерткә). Кырда кара казаным кайный. (Кырмыска оясы). Җаны бар да каны юк, Йөк тартырлык хәле юк. (Чебен). Колга башында бер өй, Кунагым тәрәзәсеннән йөри.

(Сыерчык оясы һәм сыерчык). Колга башыңда йорты, Эчендә аның җырчы. (Сыерчык). Бер кошым бар: тынмый, Агачка оя кормый; Ое-җирдә, Җыры − күктә. (Тургай). Кулы юк, балчык ташый, Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач).

Гөлдер-гөлдер гөл итекле, Гөлкәй кызыл читекле. (Күгәрчен). Җәй такылдый бу чүкеч, Кыш такылдый бу чүкеч. Ничек чыдый бу чүкеч?

(Тукран). Агач башында бәйле букча. (Кош оясы). Бер җәнлек үзенә тарта, Берсе читкә ыргыта.

(Тавык). Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә). Кабара, кабара, кабара күк, Кабарып пешкән икмәк күк; Шыгай улы кунак күк, Киенеп чыккан кияү күк. (Күркә). Тимерче дә түгел, Балта остасы да түгел, Үзе авылда беренче эшче. (Ат).

Калын арка, Тарта да тарта, Ул тарткан саен табыш арта. (Ат). Дүрттер аның аягы, Түбәсендә колагы; Илдән-илгә җиткерер, Таштан каты тоягы. (Ат). Койрыгы салпы, Ике колагы кайчы, Аны белмәгәннең сыртына − каеш камчы. (Ат).

Безнең өч дусыбыз бар: Берсе ашата, Икенчесе эчертә, Өченчесе йорт саклый. (Ат, сыер, эт). Үлән ашый, май ташый. (Сыер). Койрыгыннан мөгезе озын.

(Кәҗә). Сакалы бар, акылы юк. (Кәҗә). Ни, сакаллы булып, карт түгел, Ни, мөгезле булып, үгез түгел, Ни, мамыклы булып, кош түгел, Ни, үзе юкә суйса да, чабата ясамый. (Кәҗә).

Бар бездә сакаллы бер түрә, Бакчалары күп аның, − Берсеннән чыга, берсенә керә. (Кәҗә). Юк үзенең әдәбе, Маңгаенда сәнәге, Көелып йөри сәдәбе.

(Кәҗә). Бәләкәй генә буйлы, Әйләндереп кигән тунлы. (Сарык).

Ашата, туендыра, Җылыта, киендерә, Кешене сөендерә. (Сарык).

Кечкенә генә татар, Язын тунын сатар. (Сарык). Ачмаган сандык эчендә текмәгән туным ята. (Сарык бәрәне). Ияре дә, дугасы да үзендә. (Дөя).

Бүре түгел - көрән, Куян түгел − озын колаклы, Ат түгел − тояклы. (Ишәк). Төрән танау җир сөрә. (Дуңгыз).

Мыр-мыр мырлысы, бик каты икән борнысы. (Дуңгыз). Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт). Сакбаем теле саынып төшсә дә, койрыгы югары.

(Эт). Йөгерә-йөгерә дә балта сабы өстенә утыра. (Эт). Мыегы бар, сакалы юк, Туны бар, чапаны юк; Файдасы өйдә булгач, Яланга сәфәре юк. (Мәче).

Үзе мич башында, Үзе тун ябынып йоклый. (Мәче). Берсе өйне саклый, Берсе тышны саклый, Үзләре бер-берсенә кан дошманы.

(Мәче һәм эт). Сөяк авыз, ит сакал. (Әтәч). Башы тарак, койрыгы урак. (Әтәч). Йөгерде-йөгерде, Җиренә җиткәч утырды. (Тавык).

Канаты бар, Аягы бар, − Йөзә алмый. (Тавык). Кечкенә генә кодача, Итәкләрен җил ача. (Тавык).

Безнең киленнең кырык итәге, Урамга чыкса, җил кайтара. (Тавык). Яшел палас өстендә сары йомгак тәгәри.

(Каз бәбкәсе). Йомры, йомшак сары йомгак Йөгереп йөри чирәмдә. (Чеби). Йон йомгагым − бөдерә, Су күрдеме − йөгерә. (Үрдәк бәбкәсе). Суда юынып алды, Өсте коры калды. (Каз).

Суда йөзә, Күктә оча, Җирдә йөри. Ит белән сыйлый. (Каз). Су төбенә төшә, Чыланмыйча чыга. (Үрдәк). Кырда йөрсә − кыр киеге, Суда йөзсә − су киеге. (Үрдәк).

Мыегы бар, сакалы юк, Туны бар, чапаны юк; Файдасы өйдә булгач, Яланга сәфәре юк. (Мәче). Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә. (Ташбака). Җәйнең буе бал җыя, Кышның буе хәл җыя.

(Бал корты). Тимәгәнгә тимим, Тигәнне җавапсыз калдырмыйм. (Бал корты).

Канаты бар, каны юк. (Күбәләк). Кем үз өясы өстендә йөри? (Әкәм-төкәм) Яшелчә, җиләк-җимеш. Үскәндә яфрагын ашыйлар, Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар. (Суган).

Ачыдыр теле, кыллыдыр төбе. (Суган). Кечкенә генә сары карт,- Кигән туны тугыз кат. (Суган).

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган). Бер кисмәктә мең егет. (Кыяр). Тәрәзәсе юк, ишеге юк, Эче тулы халык.

(Кыяр). Кечкенә генә йорт, Эче тулы корт.

(Кыяр). Ишеге-тәрәзәсе юк, Өй эче тулы кунаклар. (Кыяр). Җир астында алтын казык.

(Кишер). Кызыл кызы җир эчендә, Чәчләре җир өстендә. (Кишер). Үзе кызыл, үзе буямаган. (Кишер).

Кызыл кызы җир өстендә, Чәчләре җир өстендә. (Кишер).

Үзе − бер бөртек, эче − мең бөртек, Башы − җирдә, койрыгы − коймада. (Кабак).

Бер күтәрәм йорт, Эче тулы яссы корт. (Кабак).

Келәте бар, малы юк, Баласының саны юк. (Кабак). Эсселәгән саен, Кат-кат тун кия. (Кәбестә). Утыра бер ак чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә). Аяксыз-кулсыз, мең кат кигән.

(Кәбестә). Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. (Карбыз). Эче кызыл шикәрле, Тышы яшел бәрхетле. (Карбыз). Яшел сарай эчеңдә Кызыл бояр утыра. (Карбыз).

Үзе кып-кызыл, Күлмәге ям-яшел. (Карбыз). Җир астында җиз бүкән, − Ул ни икән? (Бәрәңге). Чәчәге агачында, Алмасы тамырында. (Бәрәңге).

Төбе алмалы, Башы чалмалы. (Бәрәңге). Җир астында җиз бүкән. (Торма). Түгәрәк кенә кызыл йорт, Эче тулы корт. (Помидор). Түгәрәк − ай түгел, Сары − май түгел, Койрыгы бар − тычкан түгел.

(Шалкан). Җир астында картыгыз, Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан). Гәүдәсе бар − җаны юк, Үзе эшләпә кигән − башы юк.

(Гөмбә). Бикле келәт эчендә кара ком. (Мәк). Бер ботак, Бер ботакта бер мең борчак. (Мәк). Таяк, Таяк өстендә маяк; Маяк өстендә кибет, Кибет эчендә дүрт мең егет. (Мәк) Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош.

Сорыдыр төсе, Үткендер теше, Урманда йөри, Сарыклар эзли. (Бүре). Асрамый да умарта, Балны бик-бик ярата. Кышын сөя йокыны, Язгача тормый ята. (Аю).

Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста. (Аю). Урманнан чыгар, корсак асты чуар; Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле. (Төлке). Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке).

Жыр Турында Шигырьлэр

Әдэпле генә кодача Тавыкларны ярата. (Төлке). Бер йомгакта мең энә, Сиңа тими, син тимә.

(Керпе). Яланда энәле йомгак ятыр.

(Керпе). Энәләре үзе белән йөри, Үзе тегә белми.

(Керпе). Өстенә шау энәле күлмәк кия, Шулай да аны әнисе 'йомшагым' дип сөя.

(Керпе). Йомры-йомры туп кебек, Бөтен тәне шырт кебек. (Керпе). Бәләкәй генә карчык, Тәне тулы шырпы. (Керпе). Әлем, әлем, әлем күк, Бөгәрләнгән мәче күк; Аны кеше тоталмый, Тәпиләрен күралмый.

(Керпе). Җиз камчысын тотып булмый, Җиз атына утырып булмый. (Елан һәм бүре). Әнә бара хан, Авызы-борыны кан. (Бүре). Җәен соры, кышын ак, Аңа шулай яхшырак. (Куян).

Урманнан чыгар, үзе чабар. (Куян). Әйтим бер йомак: Җәен соры, кышын ак, Төймә койрык, шеш колак. (Куян).

Аягын-башын яшерә Таш күлмәге эченә. (Ташбака). Озын эчәк, Бер очы төенчек. (Елан). Югары менә чылбырсыз, Түбән төшә баскычсыз, Өйләр сала балтасыз.

(Кош). Төнлә йөрергә ярата, Көндез йөрми, йокыга ята. (Ярканат). Ияре дә, дугасы да үзендә. (Дөя).

Чылт-чылт күзле, Адәм төсле йөзле, Үчекләшер үзе, Ходайның боерыгы, Бардыр койрыгы. (Маймыл).

Җәй буе акыл сата, Кышын боз булып ката. (Бака). Кош түгел, оча, Ябалактан курка, Чикләвекне ярата, Сызгырса, урманны яңрата. (Тиен). Җир астында җирән атым, Яр астында бурлы атым. (Тычкан, балык). Койрыгы озын, Үзе кыска, Мәчедән курка.

(Тычкан). Кечкенә генә йомры шар, Аннан явыз нәрсә бар? (Тычкан). Эргәдәдер өйләре, Бал-май ашар үзләре, Елт-елт итәр күзләре.

(Тычкан). Койрыгы бар − бутый алмый, Аягы бар − йөри алмый. (Ярканат).

Канаты бар − очмыйдыр, Күккә карамыйдыр, Аяклары юк − йөридер, Җирдә тормыйдыр, Кешеләрне белмидер.

Posted on